Барлык яңалыклар

Гөбәдия

.

Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз.
Эчлек өчен: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай.
Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка.
Өстенә сибү өчен 5-6 печенье.
Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куярга.Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатырга. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга. Аннан дөгене кушып болгатырга.
Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга. Атланмайны эретергә.
Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтергә. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәяргә. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салырга. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән капларга. Кырыйларын беркетергә һәм матур итеп бөгәргә.
Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә. 200 градускача җылытылган мичтә пешерергә.
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Фото: salam56.ru
Читайте нас: