Барлык яңалыклар

Теплицага утырту өчен помидор чәчәбез

.

Теплицага утырту өчен помидор чәчәбез

Аның сортлары салкынга һәм авыруларга чыдам булырга тиеш.
Тәҗрибәле бакчачылар теплицага помидор, борыч үсентеләрен апрель урталарында ук чыгарып утырта.Тик моның өчен үсентеләр нык, салкынга һәм авыруларга чыдам булырга тиеш. Андый үсентеләр үстерү өчен орлыкны да дөрес сайлый белү кирәк. Теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерәләр. Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Аеруча җәйге салатлар, бутербродлар өчен яхшы алар. Индетерминант типтагы помидорлар 2 метрга кадәр үсә, аның артык сабакларын кисеп, 1-2 сабак кына калдыралар.

Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.

Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “ Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Teplitsa-chen-p
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: