Барлык яңалыклар
Конкурслар
7 декабрь 2018, 20:21

Патриотик җыр фестивале

Фестиваль Русия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 25 ел һәм ВЛКСМ оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Анда коллективлар һәм төрле яшьтәге башка-ручылар катнаша ала. Һәркайсы бер патриотик җыр башкара. Җырлар тиешле сәнгать дәрәҗәсендә булырга, идея, музыка һәм текст эчтәлеге үзенчәлеге белән аерылып торырга тиеш. Фестивальдә үзең иҗат иткән, шулай ук башка авторлар җырларын да тәкъдим итәргә була. Акустика инструментларына, шулай ук фонограммага кушылып башкарырга мөмкин.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: „Иң яхшы ветераннар башкаруы”, „Иң яхшы комсомол җыры”, „Бөек Ватан сугышы темасына җырны иң яхшы башкару”, „Туган як турында иң яхшы җыр”, „Армия турында җырны иң яхшы башкару”.
Фестивальдә катнашуга гаризаларны 9 декабрьгә кадәр [email protected] адресы буенча электрон почтага җибәрергә.
Кызыксындырган сораулар белән 2-19-91 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.
Л.ШАГАНЦ, яшьләр эшләре.
Читайте нас: