Барлык яңалыклар
Конкурслар
17 декабрь 2018, 10:53

Гаджет

- Шылт, шылт... Эй, яратам да инде шушы тавышны! Сезгә дә ул таныштыр. Телефоныма эш хакы килгәнен белдереп банктан килгән смс тавышы ул. Тик «шылт»итеп акча төшәр өчен «шып» итеп барып ултырырлык эш урыны кирәк шул!

Бер көнне җиәкчебез безне җыеп алды да:
- Эшләсегез килсә, минеке кебек крутой телефон алыгыз, - дип боерды. – Мин эш сәфәре белән күп йөрим, мине юк дип, тик ултырмагыз. Нәрсә белән шөгыльләнүегезне телефонга төшереп, миңа җибәреп торыгыз, - диде.
Һай, башлы да икән безнең түрә! Шулай булмаса, югары урында утыртмыйлар инде аны.
Икенче көнне барыбызның да шәп телефоннары барлыкка килде. Ә нигә, алдык шул! Хәзер нәрсә эшләсәк тә телефон камерасына төшерә барабыз. Бик матур килеп чыга. Хәтта кайберләребез чагурак фотолар булсын өчен модалы күлмәкләр дә сатып алды.
Эш өстәле артында да, күмәкләп җыелып та, кәгазьләр арасына башыбыз белән чумып та фотога төшәбез, кыскасы, төчкергәнне дә телефонга терки барабыз. Аларны бизәкле рамкаларга куеп, кабинет стеналарын тутырдык, вәт! Әйдә, күрсеннәр әле ничек эшләгәнне.
Чынлап та, уңыш озак көттермәде. Безнең «эш» өстендә төшкән фотоларны бәяләп, «иң яхшы коллектив» дигән исем бирделәр һәм ару суммада премия дә эләкте. Яшәсен телефон һәм аның камерасы, хи-хи-хи...
Бер көн эштән кайтуыма, улым:
- Әни, тагын бер телефон кирәк!- димәсенме.
- Бәй, бәй, яңа гына өр-яңа модель смартфон алып бирдем бит, - дим гаҗәпләнеп.
- Монысы гадирәк булса да ярый, - ди улым, күз яшьләрен ялтыратып.
- Аһ, аһ, то сиңа крутой, то сиңа гади..., ничек аңларга?
Шул вакыт улым серен ачып салды:
- Беләсеңме, әни, укытучы язма эш алдыннан барыбызның да телефоннарын җыеп ала. Шулвакыт без гадирәк телефонны аңа тапшырабыз да, икенчесен яшереп кенә үзебездә калдырабыз. Ну...крутойрагын, интернеттан күчерергә, «икеле” аласы килми бит.
Вәт, шилмалар! Нәрсә уйлап чыгарганнар! Әйтәм, гел «5» тә “4». Вәт, килде бит замана яшьләргә. Күрәләтә алдашырга өйрәтү бит бу баланы. Йә, ярый, кеше ни кылса, шуны кылансын әйдә! Аттестатына юньле билгеләр кирәк, имтиханнарда да шул телефон ярдәмгә килә, уку йортына керсә дә шул телефонсыз укый алмас, шуннан эшкә керсә - тагын шул телефон...
Ата-аналар җыелышында укытучылары:
- Аралашыр өчен гади генә телефоннар алыгыз. Белем сыйфатын берничек тә дөрес ачыклап булмый, интернет аша җавапларны гына алалар, - дигән иде укучыларның искиткеч телефонга салышуына зарланып:
- Хәзер балалар өйгә эшләрен дә интернеттан алып, күчереп язып та тормый телефонга карап җавап бирәләр, - дип аптыраткан иде.
...Бүген бер коллегабыз хәбәр салды:
- Яңа модель телефон чыккан. Тиз генә эш хакы килү белән сатып алыйк! Монысы үзебез эшкә килмәгәндә дә эшләп утырган итеп күрсәтә икән,- диде.
Ой, алырга өлгерергә кирәк! Йөгердем...
Минира БИКӘНӘСОВА,
Усман авылы.
Читайте нас: