Барлык яңалыклар
Конкурслар
17 декабрь 2018, 11:43

Кар бабай

Чыкты Лалә урамга, Җепшек иде урамда.Әвәләде Кар бабай...... Бик килешмәде бугай.

Чыкты Лалә урамга,
Җепшек иде урамда.
Әвәләде Кар бабай...
... Бик килешмәде бугай.
Карап торды бик озак,
Куеп булмый бит йозак.
Хәзер ничек сакласын?
Шук малайлар ватмасын!
Тырышты нинди ихлас!
Үҗәтлек аңа бик хас.
Өс-башы карга тулды,
Кыш бабай матур булды!
-Аша, бабай, авызына
Учлап ак кар тидерде.
Төнлә өшемәсен диеп,
Фуфайкасын кидерде.
Иртән чыкты урамга,
Яз һавасы урамда.
Авыз ера малайлар:
Тезелгән Кыш бабайлар!
Зөлфия Газиева.
Читайте нас: