Барлык яңалыклар
Конкурслар
21 декабрь 2018, 13:40

Борынгы чыршы уенчыклары

Район музеенда 100 ел элек ясалганнары да бар.

Яңа ел якынлашып килә... Авыргазылыларның йортында озак көтеп алынган чибәркәй - чыршы урын ала. Аның яшел күлмәгендә уенчыклар ялтырый, гирлянда утлары бер-берсе белән куыша. Магазиннар витринасында бүген нинди генә уенчыклар юк! Ә элек безнең нәнәйләр, картәтиләр, әниләр һәм әтиләр Яңа елның төп символын нәрсә белән бизәгәннәр?
Шушы көннәрдә район музеенда борынгы чыршы уенчыклары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Биредә һәр экспонатның үз тарихы бар. Аларны авыргазылылар алып килә. Иң борынгы чыршы уенчыгына 100 елдан артык. Бу пыяла мәрҗән муенсалар. Элек алар белән чыршының уртадагы яки түбәнге ботакларын бизәгәннәр. Аны пенсионер, "Ахирәтләр" клубы әгъзасы Сәвия Хөсәенова алып килгән. Ул аны пакеттагы чыршы уенчыклары арасында таба.
- Безнең гаилә реликвиясе, шул дәвер истәлеге буларак, "үткәннәр хәзинәсендә" саклансын, - ди Сәвия апа.
Башка чыршы уенчыкларын да кулга аласы килә. Алар каты, зур һәм авыр. Әле ясалган зиннәтле, әмма, кызганычка каршы, тиз ватылучан әйберләрдән аермалы буларак, кулдан төшеп китсә дә бернәрсә дә булмый. Кемдер совет чорында билгеле булган шар-сәгатьләрне, аларның телләре һәрвакыт биш минуттан ярты төн җитүен күрсәтә, кемдер мамыктан эшләнгән Карбабай, кыстыргычлы уенчыкларны алып килгән. Быел конкурс ноябрьдә башланды. Тиздән музей хезмәткәрләре аңа йомгак ясаячак. Җиңүчеләр өч номинациядә (Иң үзенчәлекле", "Иң борынгы" һәм "Тамашачылар сөюе призы") билгеләнәчәк.
Читайте нас: