Барлык яңалыклар
Конкурслар
21 декабрь 2018, 17:15

Өметләнү

Бу ел бик уңышлы булды,Бар нәрсә гөрләп үсте.Дөнья чемпионаты даФутбол буенча үтте.

Эш кешесенә Хөкүмәт
Килде быел ярдәмгә.
Пенсиягә биш ел өстәп,
Ярдәм бирде адәмгә.
Ярый, эшең җиңел булып,
Эш хакы килеп торса.
Ничек тә биш ел эшләрсең,
Исәнлегең шәп булса...
Гомерләрне озайтырга
Кирәк медик ярдәме.
Ә, алар үзләре көтә
Хөкүмәттән ярдәмне.
Газ сатыла, нефть агыла,
Һаман акча җитешми.
Аз эш хакы, аз пенсия –
Бай илгә һич килешми.
Кайда карама химия:
Җирдә, суда, һавада.
Азык-төлек пешерелә
“Химия”ле табада.
Шулай да, һәркем тырыша,
Тормышын яхшыртырга.
Барлы-юклы акча белән
Саулыгын ныгытырга .
Саулыгы булса, ветеран,
Кайда гына йөрми;
Китапханә, музейларга
Һич тә юллар өзелми.
Ә, “Ветеран” халыкхорын
Әйтеп торасы да юк.
Алар эштә дә – ветеран
Һәм җырда да – шулай ук.
“Иске” елны тәмамлыйбыз,
Инде Яңа ел җитә.
Өметсез яшәми кеше,
Барыбер нидер көтә.
Сәвия Хәйретдинова.
Мостафа авылы.
Читайте нас: