Барлык яңалыклар
Конкурслар
22 гыйнвар 2019, 13:50

Кеше күңеле

Сатып алган карбыз түгел бит ул,Кеше күңелен ачып карарга.

Күңелнең бит үз ачкычы була,

Ничек итеп аны табарга?


Кеше күңелен тирән дәрья диләр,

Үз уйлары, үз борчылуы.

Сәермени кайчак хыяллардан

Кешенең күккә омтылуы.


Кинәт моңсу аңа, көтмәгәндә

Бер җылы сүздән ул шатлана.

Кош сайравын тыңлап илһамланса,

Киң офыкка карап соклана.


Җил назыннан иркәләнеп атлый,

Үзе аунап үскән болыннан.

Гөлчәчәкләр белән сөйләшә ул,

Ләззәтләнеп чишмә җырынан.


Кеше күңелен аңлау бигрәк кыен,

Ачкычы аның бик тиз табылмый.

Җылы караш җитми, җылы сүзләр...

... Чакматашсыз учак кабынмый!

Зөлфия Газиева.

Корманай авылы.
Читайте нас: