Барлык яңалыклар
Конкурслар
6 февраль 2019, 14:07

“Җидегән” бәйрәмендә катнашыгыз!

1 мартта – язның тәүге көнендә Стәрлетамакта “Җидегән” мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык бәйрәме оештырыла. Бәйгедә һәркем катнаша ала, ул җиде номинациядә үткәрелә.

Бәйрәмне оештыручыларның берсе, Башкорт яшьләре корылтаеның Стәрлетамак бүлеге җитәкчесе Эльвира Әсфәндиярова әйтүенчә, беренче тапкыр ул 2016 елда шәһәр дәрәҗәсендә оештырылса, 2017 елдан башлап конкурс республика статусына ия булды.
«Җидегән» конкурсына ижади эшләр электрон почта аша 25 февральгә кадәр кабул ителә. 1 мартта Стәрлетамакта финал ярышлары үтә һәм җиңүчеләр ачыклана. Анда катнашу шартлары белән «Бәйләнештә» челтәрендә «Җидегән-2019» төркемендә танышырга мөмкин.

"Җидегән -2019»

/club158691531


Чыганак: "Табын" гәзите.
Читайте нас: