Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 март 2019, 12:46

Милли учакны саклаучылар

Район укытучылары «Хатын-кыз-милләт анасы» республика конкурсында катнашты.

Башкортстанда бу конкурс иң актив хатын-кызлар арасында өченче тапкыр уздырылды. Быел ул күп балалы аналар, җитәкче хатын-кызлар, укытучылар, галимнәр, оста куллы хатын-кызлар һәм башка номинацияләрдә үткәрелде. Чарада катнашкан 300дән артык гүзәл затның яртысы финалга чыкты. Безнең район укытучылары арасында да бүләкләнүчеләр булды. Талбазы лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, башкорт теле укытучысы Рәйсә Исламгулова белән Бишкаен мәктәбенең биология укытучысы Марина Петрова «Хатын-кыз - укытучы», Юламан мәктәбеннән тарих укытучысы Валентина Никитина «Хатын-кыз-лидер» номинацияләренә лаек булдылар.
Ул махсус шушы вакыйгага чуваш стилендә күлмәк теккән. «Торатау» Конгресс-холлында халык кәсепләре товарлары күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Башкортстанда яшәүче халыкларның милли киемнәре, халык стилендә кулдан ясалган әйберләр урын алды. Чуваш экспозициясе янында укытучыны киеменнән таныдылар.
Конгресс-холл сәхнәсендә финалга чыгучыларны тәбрикләделәр. Башкорстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р.Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова җәмәгать эшендә актив катнашучы хатын-кызларны котлады. Безнең район укытучыларына Мактау грамоталары, дипломнар, роза чәчәкәләре тапшырдылар.
Читайте нас: