Барлык яңалыклар
Конкурслар
5 апрель 2019, 11:28

Җырлары белән күңелне яуладылар

Талбазы укытучылары “Авыл укытучысының сәнгать осталыгы” Бөтенрусия конкурсында икенче, өченче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.

Конкурс Уфа шәһәрендә М.Акмулла исемендәге БДПУда үтте. Ул авыл мәктәбе укытучыларының абруен күтәрү, мәктәпләрдәге белем бирү мохитен сәнгать белән баету, милли рух өстәү максатыннан оештырылды.
Талбазының 2 санлы мәктәбе укытучылары да конкурска җаваплы әзерләнгән. Алар оригиналь киемнәрдә чыгыш ясап югары башкару осталыгы һәм сәнгать дәрәҗәсен күрсәтеп, ”Хор белән җырлау” номинациясендә өченче урын алдылар. Бу җиңү җиңел генә бирелмәде. Балалар каникулда булганда алар бер атна буена репетициягә йөрде. Ансамбль Наталья Кириллова җитәкчелегендә башкарылган “Молитва” җыры тамашачыларның да һәм җюри әгъзаларының да күңеленә хуш килде.
Әлфия Фәнир кызы мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашмый. Бу юлы Русия төбәкләреннән һәм Башкортстан районнарыннан килгән 300дән артык укытучы арасыннан финалга чыгып, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ул татар халык җыры “Сагыну”ны башкарды. Бу номинациядә 43 конкурсант катнашты. Аның чыгышы һөнәри яктан дөрес башкаруы, чагулыгы белән аерылып торды. А.Акчурина вокал осталыгы белән тамашачыларны һәрвакыт таң калдыра. Коллегалары да аның җиңүенә шикләнмәгән.
Читайте нас: