Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 апрель 2019, 10:25

Алты укучы - финалда

Б.Гайсин исемендәге Талбазы музыка мәктәбе укучылары Бөтенрусия “Яшь талантлар” төбәк Арт-проекты лауреатлары һәм дипломантлары булды.

Бу конкурста 2000нән артык укучы чыгыш ясады. Финал этабында җиңүче исеменә Башкортстан, Татарстан республи- калары, Киров, Самара, Чиләбе өлкәләренең балалар иҗат һәм музыка мәктәпләреннән 800гә якын укучы катнашты.
Жюри составында Русия Гнесиннар исемендәге музыка, Маймонида исемендәге дәүләт классик академияләре (Мәскәү шәһәре), М.И.Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының танылган сәнгать эшлеклеләре иде.
Проект йомгаклары буенча 13 укучы Гран-при, 483е - I, II, III дәрәҗә диплом алса , 173е дипломант булды.
Талбазы музыка мәктәбен- нән финалга алты укучы чыгуы куанычлы вакыйга. “Башкорт халкының музы- ка уен коралы - курай” номина- циясендә - Тимур Сәетов, Фәнис Хөснуллин (урта төркем, җитәкчесе - Фәим Гайсин) проект дипломанты булдылар. “Халык җыры” номина- циясендә Рена- та Бикмәтова (өлкән төркем, җитәкчесе - Лидия Хәбибуллина) III дәрәҗә лауреат булды, урта төркемдә Эмилия Шәмсунова - III дәрәҗә. Виктория Андрееваның укучылары “Эстрада җыры” номинациясендә Руслан Аманов (кече төркем), Азалия Абдрахимова (урта төркем) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Музыка мәктәбе укытучыларын һәм аларның тәрбияләнүчеләрен җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: