Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 апрель 2019, 16:36

Ана булу талантлар ача

Башкортстан»телерадиотапшырулар компаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә республиканың һәвәскәр рәссам хатын- кызлары өчен күргәзмә оештыра.

Ана булу һәр хатын-кызның тормышында иң бәхетле һәм иҗади үсү чорларының берсе. Бу күргәзмәгә катнашу өчен балары тугач тормышлары үзгәргән һәм ул яңа хис- кичерешләрне рәсемгә төшергән һәвәскәр-рәссам хатын-кызлар чакырыла.

Күргәзмәне төбәк җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова оештыра. Ул үзе дә сынлы сәнгать белән нәкъ сабые дөньяга килгәч шөгыльләнгән кеше, аның фикердәшләре дә бар.

«Күпләрнең балалары тугач рәсем төшерә башлавы мине сокландыра. Ә Башкортстан талантлы кешеләргә бай! Нинди районга барсам да мин шундый профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар белән танышу миндә хатын-кызларга ярдәм итү теләге тудырды»

«Ана булу талантлар ача» күргәзмәсе махсус белеме булмаган гүзәл затларга художество сәләтләрен тормышка ашырырга, яңа талантлар ачарга ярдәм итәчәк.


Рәсемнәрне акварель, гуаш, балавыз акбур, төсле, гади карандашлар белән төшерергә мөмкин. Картинаның тематикасы һәм зурлыгы мөһим түгел.

Монда катнашу өчен семьярб.рф сайтына кереп кагыйдәләр белән танышырга, анкета тутырырга, үз рәсемнәрегезнең фотосын да куярга кирәк. Моны mama_risyet@mail.ru адресына җибәрегез яки яшәгән урындагы «Гаилә» үзәгенә китерергә мөмкин. Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.