Барлык яңалыклар
Конкурслар
19 апрель 2019, 10:00

Авыргазының иң яхшы тавышы ачыкланды

Якташыбыз Рушана Вәлиеваның “Голос. Перезагрузка” шоу телепроек-тының финалында җиңүе “Авыргазы тавышы” конкурсын үткәрергә илһамландырды. Мондый идеяне мәдәният хезмәткәрләренә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов бирде.

Валентина Иванова төп вокал конкурсының җиңүчесе булды. Чыгышы белән Сәмән авылыннан булган 24 яшьлек кыз Гала-концертта инглиз телендә җыр башкарды. Аның үзенчәлекле чыгышы, көчле тавышындагы мелизмнар көчле алкышларга күмелде. Валентина музыкада гына көчле түгел, витаминнарның файдасы турында да күп белә. Чөнки кыз Уфада витамин заводында эшли, ә буш вакытында кече туган илендә рок-группада җырлый. Чагу образы өчен алып баручылар аны “витаминка” дип атады. Валентина Иванова Гран-прига лаек булды һәм аңа район мәдәният сараендагы тавыш яздыру студиясенә сертификат тапшырдылар.
Оештыручылар өч ай эчендә 500дән артык тавыш тыңлады. Аларның 26сы йомгаклау этабына барып җитте. Финалистларның иң кечесенә биш яшь, ә иң өлкәненә - Нагадак авылының механизаторы Николай Работниковка 51 яшь. Укытучылар, шәфкать туташлары, йорт хуҗабикәсе, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, студентлар, хокук саклау органнары вәкилләрен музыкага мәхәббәт берләштергән.
Алар төрле телләрдә сугыш, Туган илгә, әниләргә мәхәббәткә багышланган һәм барысы да яраткан эстрада җырларын башкарды. Жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне билгеләде. Иң кече төркемдә (10 яшькә кадәр) Талбазы авылыннан 5 яшьлек Александра Михайлова беренче урын алды. Кызның язгы гөрләвек кебек яңгыравык тавышы беркемне дә битараф калдырмады. Яңа Атҗитәр авылыннан Физалия Кәлимуллина икенче урынга чыкты. Аның хыялы - беренче каналдагы “Голос. Перезагрузка” шоуына эләгү. Талбазы авылыннан Данил Семенов өченче булды. Ул әнисенә багышлап “Необыкновенная” җырын башкарды. Урта төркемдә (11-16 яшьлекләр) Болотин авылыннан Елизавета Сухарева I дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул матур җырлый һәм фортепьянода да уйный. Икенче һәм өченче урыннарны Б.Гайсин исемендәге балалар музыка мәктәбе укучылары Диана Дмитриева белән Азалия Абдрахмановалар алды. 17 яшьтән алып һәм аннан өлкәннәр категориясендә Сәмән авылыннан Руслан Әхтәриев (27 яшь) иң яхшысы, Мәсәйледән Алеся Ефимова (33 яшь) - икенче, Николай Работников - өченче булдылар.
“Авыргазы тавышы” конкурсы күп талантлар ачты. Мәдәният сараеның вокал укытучыларының иҗат копилкасы яңа талантлар белән тулыланды һәм эшлисе юнәлешләр билгеләнде. Мондый шоуны ел саен үткәрергә планлаштыралар.
А.МӘКЪСҮТОВА.
Читайте нас: