Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 апрель 2019, 15:06

Сөйкемле һәм кыюлар

Авыргазы сылуы - 2019» район конкурсы үткән мәдәният сарае залы тамашачылар белән тулы иде.

Җанатарлар, катнашучыларның ата-аналары, мәктәп укучылары, студентлар чараның башлануын түземсезлек белән көтте. Конкурста 16-20 яшьлек 7 Авыргазы кызы көч сынашты. Алар арасында Ангелина Сәйфетдинова, Әлфинә Исмәгыйлова (башкорт гимназиясе), Вилена Чанышева (Талбазы лицее), Фирүзә Зәлилова (мәдәният сарае хезмәткәре), Миләүшә Мөхәммәтова (Авыргазы күппрофильле колледжы), Марина Кожевникова (2 санлы Талбазы мәктәбе), Юлия Демичева (Яңа Федоровка мәктәбе) бар иде. Алар чыгышларын тормыштан алынган слайдлар белән тулыландырып, оста итеп үзләре турында сөйләде. Кызларның барысының да актив, иҗади шәхес икәнлеге кү-ренеп тора. Мәсәлән, Вилена Чанышева матур итеп сурәт төшерә. Ул сынлы сәнгать буенча олимпиадалар җиңүчесе дә. Бу фән буенча кыз район, рес-публика, Бөтенрусия фәнни-гамәли конференцияләрендә катнаша.
Конкурста катнашучылар тамашачыларны, жюри әгъзаларын үзләренең вокал һәм хореографик осталыклары белән таң калдырды. Театр конкурсында билгеле совет фильмнарыннан кадрларга пародияләр әзерләп, актерлык осталыгын күрсәтте. Иҗади номерда кызларның индивидуальлеге ачылды. Ангелина дуслары белән флешмоб, Вилена заманча бию, ә Әлфинә көнчыгыш биюен, Юлия, Фирү-зә, Марина һәм Миләүшә туган телләрендә җырлар башкардылар. Жюрига җиңел булмады. Таҗга дәгъва итүчеләр берничә иде, ә җиңүче берәү генә булырга тиеш. Башкорт гимназиясеннән чибәр, кыю һәм чая Әлфинә Исмәгыйлова Гран-при яулады.
Һәр сынауда гимназия укучысы иң яхшылардан булды. «Мисс-Артистлылык» исеменә Вилена Чанышева, «Мисс-Нәзакәтлелек» - Фирүзә Залилова, «Мисс-Оригинальлек» - Марина Кожевникова, «Мисс-Нәфислек» - Миләүшә Мөхәммәтова, «Мисс-Ягымлылык» - Ангелина Сәйфетдинова, «Мисс-Елмаю» - Юлия Демичевалар лаек булды. Катнашучыларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Тамашачылар арасында «Фаберлик» косметика компаниясеннән лотереяләр уйнатылды. Конкурсны оештыручылар Ирина Дәүләтшина белән Флюра Карюкова чараның иганәчеләре - район хакимиятенә һәм «Фаберлик» компаниясе вәкиле Галина Матросовага рәхмәт белдерә.
Читайте нас: