Барлык яңалыклар
Конкурслар
25 июнь 2019, 10:59

Гран - прига барып җиткәнче

Республикада сигезенче ел «Мин яратам сине, тормыш!» дип исемләнгән өлкән яшьтәгеләрнең иҗат фестивале үтә.

Аның төп максаты - өлкән яшьтәгеләрнең иҗади мөмкинлеген ачып, аларның заманга тулысынча яраклашуына китерәчәк. Катнашучыларның яше 55тән өлкән булырга тиеш. Анда үзешчән сәнгать иҗаты коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша ала. Аланың саны ел саен арта, быел 3 меңгә җиткән. Яз көне фестивальнең зона этабы башлана. Анда иң яхшы башкаручылар сайлап алына.
Талбазылы, гармунчы Рәмил Мөлеков анда даими катнаша һәм җиңү яулый. Абруйлы жюри иҗади номерларга зона туры нәтиҗәләре буенча бәя бирә. Быел Р.Мөлеков «Инструменталь башкару» жанрының соло номинациясендә II урынны алды. Ике ел элек ул III урын алып, Гала-концертта диплом һәм алтын скрипка ачкычы белән бүләкләнде. Быел ул Уфада «Торатау» Конгресс-холлында Өлкән яшьтәгеләр көнендә үтәчәк.
Рәмил Гобәйдулла улына 66 яшь, хаклы ялга чыкканчы ул электромонтер булып эшләгән. Авыргазы пенсионеры бу фестивальдә Гран-при алганчы катнашырга уйлый.
Читайте нас: