Барлык яңалыклар
Конкурслар
8 октябрь 2019, 11:47

Тормыш матур, тормыш гүзәл!

Төрембәт авыл биләмәсендә,” Аек авыл” конкурсына арналган “ Тормыш матур, тормыш гүзәл” дип аталган бәйрәм кичәсе үтте.

Төрембәт авыл биләмәсендә,” Аек авыл” конкурсына арналган “ Тормыш матур, тормыш гүзәл” дип аталган бәйрәм кичәсе үтте.
Төрембәт мәктәбендә кунакларны якташыбыз Рәшит Назаровның “Йөрәк” шигыренә флешмоб белән каршы алдылар. Ул үзенчәлекле конкурсны оештыру комитеты әгъзалары шагыйрьнең музеенда булып, Төрембәт мәдәният йортына юлланды.
Монда 2019 елда туган сабыйлар, олы яшьтәге апалар, авыл халкы җыелды. Фойеда кул эшләренән, бакчада үстерелгән җимешләр, яшелчәләрдән эшләнгән матур күргәзмә әзерләнгән.
“Җыен” фольклор ансамбле “Исем кушу” йоласын сәхнәләштерде. Бу чара мәдәният йортында 1996 елдан үткәрелә. Авыл хакимияте башлыгы Юлай Миңлеәскать улы яңа туган сабыйларны бүләкләде. Хакимият башлыгы авылның яшәеше һәм иң төп проблема эчкечелекте бетерү һәм тыю турында чыгыш ясады. Матур ихата, өлгеле гаиләләрне билгеләп үтте, бүләкләр тапшырды.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр урынбасары Сергей Цуканов, башкорт хатын-ҡызлары җитәкчесе, район үзәк дәваханәсе табибы Лилия Килмөхәммәтовалар да үзләренең чыгышларында шушы көнүзәк проблемага басым ясадылар. Фәүзия Гәли кызы: “Бәйрәмнең исеме бик матур куелган, тормыш матур-тормыш гүзәл”. Шул дөнъяны матурлаучы, нурлаучы, гөлгә күмүчеләр, буыннар бәйләнешен тоташтырыучылар җыелган чарага. Ә авыллар бит үзенең өлкән буын кешеләре һәм балалары белән ямьле һәм җанлы. Аек, өлгеле тормыш алып барганнар гына, авылларның абруен үстерүдә һәм халыкның ишәюенә ярдәм итә ала. Шуңа күрә тырышып эшләргә, матур итеп яшәүне һәркем максат итеп алырга тиеш.. Иң мөһиме, гамсез һәм ялкау булмыйк. Тату гаилә ҡорып, тәүфыйклы балалар үстерик. Яхшы әни, яхшы әти булып, йортларыгызда һәрчак тынычлык булсын. Урамда һәм йортта тәрбияле булырга, әдәпсез сүзләрдән арынырга, бала-чага һәм олылар алдында тәмәке тартмаска, эчеп алып урамда йөрмәскә дә чакырам.
Милләтебезнең явыз дошманы -эчкечелеккә каршы көрәш игълан итеп, районыбызның 18 авылы «Аеҡ авыл- 2019” конкурсында катнашырга теләк белдерде. Төрөмбәт авылы да бу исемлектә. Халыкны эчкечелеккә сабыштырган, аракы, көмешкә сатып байлык туплаган намуссыз кешеләргә каршы бергәләп көрәшик, бүгенгедәй бәйрәмнәрне матур йолалар белән үткәрик”, дип тамамлады чыгышын.
Фәүзия Гәли зызы 90 яшьләрен билгеләп үткән Батршина Рәшидә һәм Уздалиева Фәриха әбиләргә бүләкләр тапшырды.
Чара күңелле җырлар, биюләр белән тәмамланды.
Мәгълүмат үзәге.
Читайте нас: