Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 февраль 2021, 12:58

"Кызыл паша" таш сын булып илгә кайта

..

Башкортстан башкаласында совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл кую урыны билгеләнде.
Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга зур өлеш керткән легендар шәхес, күренекле совет дипломаты, Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче тулы хокуклы вәкиле Кәрим Хәкимовка һәйкәл Уфаның Ленин паркында Совет һәм Тукай урамнары киселешендә урнаштырылачак.
Башкорстан Мәдәният министрлыгы Уфада һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс игълан итте.
Анда катнашу өчен гаризалар, проектлар, аңлатма язулары, график материаллары һәм смета-финанс исәбе 2021 елның 21 маена кадәр Русия Рәссамнәр берлегенең Башкортстан Республикасы төбәк бүлекчәсендә кабул ителә: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 148. Телефон: 8 (347) 284-42-47.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/Kizil-pasha-tash-sin-bulip-ilg-kayta-678870/
Фото: http://tatar-tribun.ru/wp-content/uploads/2011/03/Karim-Khakimjv.jpg
Читайте нас: