Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 февраль 2021, 22:07

Районның яшь вокалчылары халыкара конкурста җиңү яулады

.

Районның яшь вокалчылары якташларын җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Әле күптән түгел генә, күп кенә дәрәҗәле конкурслар лауреаты һәм Гран-при иясе Сабина Зиннурова Мәскәү шәһәрендә үткән “ROSSиЯ.RU 2020» IV Халыкара сәнгать һәм иҗат конкурсында җиңү яулады.
Бу юлы Екатеринбург шәһәренең «Иҗат буыны » Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты конкурсында җиңү яуланды. Сабина Зиннурова I дәрәҗә лауреат исеменә, Юлия Сидорова-II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Юлия өчен бу беренче генә зур җиңү түгел.
Яшь талантларның музыка җитәкчесе Фина Абдуллина сүзләренә караганда, кызлар бүләксез калыр ган бер конкурс та булмаган.
Беренче урынны алып, Сабина Зиннурова «Милли байлык-2021» халыкара телевизион конкурсы финалисты булган һәм телевидениедә турыдан-туры эфирда катнашырга чакыру алган.
Нәтиҗәле хезмәте, иҗади якын килүе, музыкаль-эстетик тәрбия бирүгә керткән шәхси өлеше өчен Фина Рәфитовна рәхмәт хатлары алды.
Яшь вокалистларны һәм педагогны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.
Чыганак: мәдәният бүлеге
Читайте нас: