Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 март 2021, 14:49

“Ел укытучысы-2021” бәйгесе башланды

.

Бүген Уфада республика конкурсын ачу тантанасы үтте.
Уфада тантаналы рәвештә 31нче “Башкортстанның ел укытучысы” республика һәм 26нчы “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурслары ачылды. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс педагогия хезмәткәрләренең иҗади эшчәнлеген үстерүгә, республиканың иң яхшы укытучыларының инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклауга һәм таратуга, аларның һөнәри осталыгын һәм укытучылар хезмәтенең абруен арттыруга юнәлтелгән.
“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы кысаларында ”Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” ,”Елның иң яшь укытучысы” бәйгеләре үткәрелә.
Агымдагы елда бәйгедә барлыгы 198 педагог катнаша. Һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган иң яхшы укытучылар профессиональлек, осталык, креативлык буенча “Башкортстанның ел укытучысы-2021” исемен алу өчен ярышачак.
Конкурс сынаулары катнашучылар өчен 10 мартта “Педагогик остаханә” сынавы белән башланды, анда конкурсантлар методик компетентлык һәм белем бирү, тәрбия мәсьәләләрендә үз тәҗрибәләрен күрсәтте. Дистанцион технологияләр ярдәмендә конкурста катнашучыларның һәркайсы үзләренең педагогик табышларын, дәресне онытылмас, файдалы һәм мавыктыргыч итәргә ярдәм итә торган алымнарын һәм ысулларын реаль вакыт режимында күрсәтте.
Алда конкурсантларны ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, осталык дәресләре көтә. Конкурс марафоны “Ел укытучысына сорау" матбугат конференциясе белән тәмамланачак.
23 мартта “Торатау” конгресс-холлында ябылу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы” конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар исемнәре яңгыраячак.
“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында быел 14 педагог катнаша. Һөнәри бәйгедә Уфа, Нефтекама, Туймазы, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре, Краснокама, Бишбүләк, Салават, Тәтешле, Кушнаренко, Миякә, Бакалы һәм Уфа районнары укытучылары көч сынашачак.
Конкурсны оештыручылар — Мәгариф һәм фән министрлыгы, Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы.
Конкурсны уздыруның төбәк операторы — Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/El-ukituchisi-2021-b-ygese-bashlandi-7176

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: