Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2018, 17:36

Аналарга багышлана

Авыргазы хатын-кызлары Аналар көненә һәм республикада Гаилә елына йомгак ясауга багышланган бәйрәмдә катнашты.

Форумга бөтен республикадан социаль-актив, ана вазифасын хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән бергә уңышлы алып барган хатын-кызлар чакырылды. Безнең районнан «Авыргазы хәбәрчесе» район гәзите мөхәррире урынбасары Ираида Полежаева, Солтанморат авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлфия Әхмәтова, Ишле мәктәбе укытучысы Ләйсән Фәйзуллина барды. Алар - күп балалы аналар.


«Башкортстан» дәүләт концерт залында хатын-кызларны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова һәм башкалар чыгыш ясады.


- Сез барыгыз да шундый матур, бәхетле, сезнең барыгызны да кочасы, үбәсе һәм рәхмәт әйтәсе килә, - диде Радий Фәрит улы, аналарга мөрәҗәгать итеп.


Социаль-актив гаиләләр арасында «Үрнәк ал» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды.


Уфадан Зәйнетдновлар гаиләсе җиңде. Талантлы һәм музыкага сәләтле гаилә, ата-аналар да, балалар да кубызда уйный, башкаларны да өйрәтә. Зәйнетдиновлар бүләккә автомобиль алды, финалистларның балаларына «Орленок» Бөтенрусия балалар үзәгенә юллама тапшырылды.


Республиканың танылган артистлары бу көнне үзләренең җырларын һәм биюләрен аналарга багышлады.
Читайте нас: