Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 декабрь 2018, 14:00

«Ике аккош» дусларын җыйды

7 декабрьдә Башкорт дәүләт филормониясе сәхнәсендә “ Ике аккош” музыка конкурсының гала –концерты үтте.

Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Бәхти Гайсинның иҗатына багышланган фестивальгә Авыргазы, Балтач, Белорецк, Дүртөйле, Ишембай, Кырмыскалы, Мишкә, Туймазы, Уфа, Чишмә районыннан һәм Уфа, Нефтекамск, Мәләвез, Бәләбәйшәһәрләреннән конкурсантлар катнашты.Безнең районның данын Рамил Мөлеков һәм Илдус Карюков яклады. Алар “Инструменталь башкару” номинациясендә җиңеп чыктылар.



Читайте нас: