Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2018, 11:09

Табигать мизгелләре

Язны көтәм, җәйне үтәм,Күрәм көзен.Гомер бушка узмасын, дип,Нидер эзлим.

Күрәм язның матур итеп

Уянуын.

Һәр җан иясенең җирдә

Куануын.


Үтәм җәйнең иң соклангыч

Гөлле мәлен.

Җәйге кояш нурларыннан

Арта хәлем.


Көзнең сөйләп бетергесез

Байлыклары.

Шуңа күрә бик кадерле

Көз айлары.

Кыш аенда җир өсләрен

Карлар күмә.

Бала-чага чана шуа,

Ава-түнә.


Нинди саф, таза һаваны

Без сулыйбыз!

Кыш салкын, дип сөйләнсәк тә,

Һич туңмыйбыз.


Һәрвакыт күк йөзе шулай

Тыныч торсын.

Табигать тә үз серләрен

Ача барсын.


Сәвия ХӘЙРЕТДИНОВА.

Мостафа авылы.
Читайте нас: