Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2018, 12:04

Биюгә гашыйк кызлар

Авыргазылылар „Байык”та чыгыш ясады.

Аделина Залилова һәм Азалия Йомагулова „Байык-2018” бию конкурсында „Дуэт” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булдылар. Көләч йөзле артистлар тамашачыларны һәм таләпчән жюрины башкару осталыгы һәм сөйкемлелеге белән әсир итте. Бу аларның беренче генә югары бүләге түгел. Конкурста катнашучылар - төрле халыкара фестивальләрдә җиңүчеләр һәм бүләк алучылар. Алар Болгария сәхнәсендә дә үзләрен күрсәтергә өлгерде. Безнең лауреатлар - мәдәният сарае каршындагы „Шатлык” үрнәкле хореографик ансамбле солисткалары. Кече яшьтән үк бию белән шөгыльләнәләр. Азалия белән Аделина нинди һөнәр сайларлар - анысын вакыт күрсәтер. Алар әлегә Талбазы лицеенда укыйлар. Бию мәңгелеккә безнең йөрәгебезне яулады, диләр кызлар.
Кызлар талантны һәм ныклыкны ата-аналарыннан алганнардыр, мөгаен. Аделинаның әтисе - артист, бәйрәм чараларын алып бара, әнисе - район мәдәният сараендахореограф. Йомагуловлар гаиләсе үткән ел „Иң яхшы полицейский гаиләсе” республика конкурсында җиңү яулаган.
- Минем һәм тәрбияләнүчеләрем өчен „Байык” чираттагы имтихан булды, анда без борчылдык, уңышка омтылдык, - дип үзенең уй-тәэсоратлары белән уртаклаша аларның остазы Альбина Залилова. Конкурста аңа Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Читайте нас: