Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар 2019, 12:25

Монда элек тормыш кайнап торган

«Авыргазы» дигән бүлектә сүз ул чакта волость үзәге булып торган Яңа Карамалы авылы турында бара,бирегә язучы язмыш кушуы буенча 1925 елда Меркет-Мең волость комитеты хезмәткәре буларак килеп чыга.

Күптән түгел район китапханәсендә татар язучысы Мирсәй Әмирнең (1907-1982) «Хәтирәләр урманы» дип аталган кызыклы китабына тап булдым. Анда «Авыргазы» дигән бүлектә сүз ул чакта волость үзәге булып торган Яңа Карамалы авылы турында бара,бирегә язучы язмыш кушуы буенча 1925 елда Меркет-Мең волость комитеты хезмәткәре буларак килеп чыга. Комитет секретаре Галимҗан Ибраһимовның ерак туганы Мазһар Ибраһимов була. Мирсәй Әмир төрле гәзитләргә мәкаләләр яза. Яшь хезмәткәрнең әдәбият белән мавыгуын һәм язучы тәҗрибәсе булуын белгәч, аңа волостьның стена гәзитен тергезергә тәкъдим ителә.
М.Әмир эшкә тотыну белән стена гәзите яңа сулыш ала. Аны ул чакта волость үзәгенең җәмәгать һәм мәдәни тормышы үзәге булып торган клуб бинасы алдына эләләр. Язучы үзе сөйләвенчә, стена гәзитендә комсомол эше һәм авылның көнүзәк проблемалары турындагы материаллардан тыш, волостьның танылган күп кешеләренең эшчәнлеген тәнкыйтьләгәннәре дә була. Кешенең статусына карамыйлар. Барысын да, хәтта волость башкарма комитеты рәисен дә тәнкыйтьлиләр! Андый мәкаләләргә, әкиятләргә, хикәяләргә рәсемнәр, карикатура бирелә. Автор язуынча, халык яңа стена гәзитен шатланып кабул итә, клуб янында авыл кешеләре һәрвакыт җыелышып тора.
Китапны укыганда мине 1925 елда Яңа Карамалыда җәмәгать тормышының кайнап торуы хәйран калдырды. Мәсәлән, волость башкарма комитеты хезмәткәре буларак, М.Әмир яшьләр белән актив эш алып барган. Төрле җыелышлар үткәрелгән, клубта әдәби кичәләр оештырылган, спектакльләр куелган. Меркет-Мең волосте тормышы турында сөйләүче «Яңа юксыл» комсомол гәзите дә актив таратылган. Аны М.Әмир үзе тараткан, чөнки почта агенты да булып эшләгән

Д.ФАТКУЛЛИН.


Материалда мәгълүматлар Мирсәй Әмирнең «Хәтирәләр урманы. Автобиографик повесть» китабыннан алынды. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982.
Читайте нас: