Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 гыйнвар 2019, 11:31

Бәхет карлары

Ява карлар, кар-йолдызлар,Бер гөнаһсыз үзләре.

Ява карлар, кар-йолдызлар,

Бер гөнаһсыз үзләре.

Әйтерсең дә биләүдәге

Сабый бала күзләре.


Карлар ява, ука карлар,

Тутырып бар дөньяны.

Саф тәңкәләр бөтерелә,

Кар-чәчәкләр бураны.


Җирне кочып ява карлар,

Җиһанның ак нурлары.

Гади түгел, сихри алар,

Чын Мәхәббәт парлары!

Бу бит - Бәхет карлары!

Зөлфия Газиева.

Корманай авылы.
Читайте нас: