Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2019, 12:39

Актерлар уены башлана!

Район мәдәният сарае авыргазылыларны Театр елын ачу тантанасына чакыра.

Чара 25 гыйнварда 14 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
«Экос» үрнәкле театр-студиясе актерлары мәдәният сарае режиссеры Рәмил Насыйров җитәкчелегендә «Бервакыт кышкы мизгелдә» спектаклен күрсәтәчәк.
Февральдә республика фестиваль-марафоны, мартта - Бөтенрусия театр көненә багышланган «Театр язы» үтәчәк. Апрельдә безнең «Авыргазы» татар халык театры, Стәрлебаш районыннан эстафетаны кабул итеп алып, Театр елы символы - штандартны алып кайтачак. Майда без аны гафурилеләргә тапшырачакбыз.
Читайте нас: