Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2019, 14:19

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Театр елын ачтылар

Музейның бөтен заллары сәнгать һәм театр эшлеклеләренә багышланган экспозицияләр белән җиһазланды.

Аларның берсе БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнзил Нурулла улы Әсәновка, икенчесе - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләф Гарип улы Рәҗәповка багышланды. Музей Бәхти Гайсинның моңлы көе астында кунаклар: мәдәният бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Б.Ф.Баһаутдиновны, район ветераннар советы рәисе И.З.Мифтаховны, Ф.Н.Әсәновның кызы Айгөл Фәнзил кызы Газиеваларны һәм театр сәнгате - халык драма театры ветераннарын каршы алды.
Музейның "Замандашлар" залында "Ахирәтләр" клубы әгъзалары курай һәм баян көе астында залга кергән кунакларны алкышлады.
Музей хезмәткәрләре программаны Альберт Кәримов белән Илгиз Насыров башкарган музыкага кушылып үзләре алып барды. Ф.Н.Әсәнов җитәкчелегендә Авыргазы районында театрны тергезү тарихы сурәтләнде һәм монда барысы да: кешеләр дә, актерлар да, язмышлар һәм эшләр дә искә алынды.
Тантаналы чарага районның төрле почмакларыннан килгән үзешчән җырчылар концерт программасы белән чыгыш ясадылар, "артистлар" җырларны зур мәхәббәт белән, күңелне йомшартырлык итеп башкарды.
Чарада катнашучыларның барысы да рәхмәт сүзләре белдерде: И.З.Мифтахов, үткәннәрне, үзенең яшьлеген искә төшереп, "театр коллективларын" тергезү чорларына тукталып үтте, теләкләр теләде һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Б.Ф.Баһаутдинов, мәдәният учреждениесе җитәкчесе буларак, халык театрларын тергезергә тәкъдим итте.

Театр хезмәте ветераннары Р.Г.Фәхретдинова, Р.Г.Рамазанов, Р.Х.Каһармановалар да чыгыш ясады.

Айгөл Фәнзил кызы халык театры эшләгән чорлар, үзенең балачагы һәм әтисе турында хатирәләр белән чыгыш ясады. Музей җитәкчелегенә әтисе Ф.Н.Әсәновны искә алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кунаклар да, "Ахирәтләр" клубы әгзалары да җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

А.Рәхмәтуллина, экскурсовод.
Читайте нас: