Анда Гафури, Стәрлетамак, Федоровка, Стәрлебаш, Куергазы районнары полицейскийлары катнашты. Талбазы авылында хокук тәртибен саклаучылар, погоннарын сәхнә костюмнарына алыштырып, үзләренең тавышлары, хор белән җырлаулары, музыка коралларында уйнаулары белән әсир итте. Киләсе елда традициягә әйләнгән конкурс Гафури районында үтәчәк.