Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 апрель 2019, 11:08

Авыргазының театр йолдызлары

Март ахырында сәхнә осталары, режиссерлар, театр сәнгатен сөючеләр Бөтендөнья театр көнен билгеләделәр.

Чара Авыргазы татар театры оешуына 55 ел һәм аның беренче режиссеры Фәнзил Әсәновның тууына 75 ел тулуга багышланды. Г.Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсенең уку залында “Авыргазының театр йолдызлары“ дип исемләнгән хатирәләр кичәсендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаева, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габидуллина, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миңлерәхим Галиев, Русиянең мәдәни-агарту эше отличнигы Тамара Бикбаева, китапханә хезмәте ветераны Ира Үтәева, киновидеочелтәр хезмәте ветераны Лениза Данилова, район Советы секретаре Владимир Федоров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Булат Баһаветдиновлар бар иде.
Театр ирешкән биеклекләрне билгеләгәндә, шул юлда хезмәтләре белән зур уңышлар казанучыларны барлаганда исемнәре беренче булып атала торган шәхесләр бар. Театрның җитәкчесе - коллективны оештыручы, аны гади драма түгәрәгеннән халык театры дәрәҗәсенә кадәр күтәрүче режиссер Фәнзил Нурулла улы Әсәнов - Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 70тән артык пьесаны сәхнәләштерә, ә инде Рабит Батулланың “ Ак күгәрченнәр”ен сәхнәгә куйган өчен республиканың иң яхшы халык театры режиссеры исеменә лаек була. Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”, “Башмагым”, Нур Галимовның “Буранлы төн”, Әнгам Атнабаевның “Шоңкар”, “Игезәкләр”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Нәҗип Асанбаевның “Миләш - Миләүшә”, Ибраһим Абдуллинның “Их, Уфа кызлары” кебек бик күп пьесалары белән тамашачы мәхәббәтен яулый. Артистларның тынгысыз хезмәтенә мәдәният министрлыгы да игътибар итә. 1967 нче елда Әнгам Атнабаевның “Шоңкар”спектаклен сәхнәләштереп алар “Халык театры” исеменә лаек була.
“Театр язы” республика фести- вальләрендә дә авыргазылылар һәрчак алдынгы була. Ә андый иҗат бәйгеләрендә жюрида Зәйтүнә Бикбулатова, Рим Сыртланов, Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Олег Ханов кебек талант ияләре эшли. Театр елына уртача ике спектакль һәм бер театрлаштырылган концерт әзерләгән, авылларда елына 50-60 спектакль һәм концерт куелган. Фәнзил Нурулла улы чын сәхнә кешесе буларак, сәхнәне чын күңеленнән яраткан һәм туры сүзле, ярдәмчел, хәстәрлекле җитәкче, ихлас һәм тырыш булуы белән коллегаларының хәтерендә калган, гади халык күңелендә хөрмәт яулаган.
Режиссер тоемлавы белән һәр рольне тормышка якынайтучы шул чактагы актерлар, бик күп образлар тудырып тәмам сәхнә осталарына әйләнеп киткән Миңлегази Әмирханов, Зифнүн Клявлин, Зәки Әмиров, Әмир Сабитов, Халит Фахретдинов, Рәис Әхмәров, Тәлгать Кәримов һәм Рәмзил Бикташев кебек шәхесләр турында да бик матур хатирәләр яңартылды.
Залда утырган актерлар хәтер сандыгыннан матур истәлекләре белән бүлеште. Театрның әйдәүче актрисасы булган Гөлнара Вәли кызының тормыш юлы район мәдәният йортына эшкә килгәннән бирле сәхнә белән бәйле. Аның башлангычы белән китапханәдә яңа “Автограф” проекты туды һәм киләчәктә ул төрле кичәләр, тамашалар, очрашуларга чакыра. Шулай ук Тамара Мөхәррәм кызы, Ира Сәет кызы үзләренең театр белән бәйле булган хатирәләре белән уртаклашып, театр артистларының тату бер гаилә булып яшәгәнен һәм эшләгәнен ассызыклады. Миңлерәхим Нәмәд улы Галиев үзенең истәлекләре белән бүлеште, Авыргазы татар халык театрына Фәнзил Нурулла улы Әсәнов исемен бирүне тәкъдим итте. “Театрның уңышлы эшләвенә бөтен сәләтен һәм көчен салган шәхес -моңа лаек”, - диде ул.
Бүген Авыргазы татар халык театры белән Гөлгенә Габидулла кызы Хәмитова җитәкчелек итә, анда театр яраткан яшьләр Флюра Карюкова, Дамира Кунакбаева, Илгиз Насыйров, Алик Залилов, Рәйлә Амановалар җәлеп ителгән. Алар ел саен Авыргазы тамашачысын яңа репертуар белән куандыра.
Театр - милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булган театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дип өметләнәбез.
З. АЛТЫНГУҖИНА.