Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 Май 2019, 18:44

Мәдәни эстафета дәвам итә

Авыргазылылар һәвәскәр театр- ларның республика фестиваль-марафоны штандартын Гафури районына тапшырды.

Театр елына багышланган фестиваль агымдагы елның кышында башланды. Оештыручылар фикеренчә, Башкортстанның һәр муниципалитетында урындагы театрларның иң яхшы спектакльләре күрсәтелергә тиеш.
Безгә эстафетаны стәрлебашлылар тапшырды. «Авыргазы» халык театры-ның үзешчән актерлары Стәрлебаш мәдәният йорты сәхнәсендә «Эт каны, яки бер тиенлек куян - биш тиенлек зыян» комедиясен куйды. Марафон чикләрендә артистлар район клубларында чыгыш ясады, үзебезнең тамашачыларга да бу спектакльне тәкъдим итте.
Үткән атнада авыргазылылар театр эстафетасын күршеләргә тапшырды. Район мәдәният сарае сәхнәсендә Авыргазы районы хакимият башлыгы Зөфәр Идрисов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Булат Баһаветдинов һәвәскәр театрларның республика фес- тиваль-марафоны штандартын Гафури районыннан килгән коллегаларына тапшырды.
«Гафури» халык театры Авыргазы тамашачысына Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен алып килгән.
А.ВОРОНЦОВ.
Читайте нас: