Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 июнь 2019, 17:34

Музей-театрларны нәрсә көтә?

Хөкүмәтнең закон проектлау эшчәнлеге комиссиясе шушы көннәрдә төбәк яки муниципаль музейлар,театрлар һәм китапханәләр табышына салымны юкка чыгарган закон проектын хуплады.

Документ Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамәсенең аерым положениеләрен тормышка ашыру максатында Финанс министрлыгы тарафынан тәкъдим ителгән иде. Мөһим проект Салым кодексының күп кенә положениеләренә кагыла. Ул төбәк яки муниципаль музей, театр,
китапханәләр табышына, белем бирү һәм медицина эшчәнлеге
белән шөгыльлләнгән оешмалар табышына салымның нуль
ставкасын билгеләүне күз уңында тота.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.
Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: