Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 август 2019, 03:01

"Хәниянең гармунчысы" дигән даны бар

Илнур Саттаров баянчы булып 2010 елдан 2017 елга кадәр “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән.

Илнур Саттаров баянчы булып 2010 елдан 2017 елга кадәр “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән. “Сүксә: “Ачулансам, димәк, сез - миңа кирәк кешеләр. Дәшмәсәм, кирәгегез юк дигән сүз”, - дия иде... Тагын нинди хатирәләре бар аның?
“Нәфкать Нигъмәтуллин труппасында эшләп, аннан киткәч, Хәния апа үзе чакырып алды. Әлеге елларны яхшы итеп кенә искә төшерәм. Безнең ансамбльгә охшаган төркемнәр юк та бит ул. Хәния апа бары тик яхшы шартларда гына эшләтә иде.
Аларда мин башта баянчы булсам, соңыннан, водителебез киткәч, аның урынына эшкә мине алдылар. “Чит кешегә акча түләгәнче, Илнур, сиңа түлибез”, - дигән иде Хәния апа. Сынап карарга мөмкинлек бирәләр иде. Администратор булып та эшәдем”, - дип сөйләгән Илнур Интертат.ру хәбәрчесенә.
“Мин машинада барганда Хәния апа йокламый иде. Яныма утырып, сөйләшеп бара иде. Бара торгач: “Илнур, мин сине туйдырганмындыр инде”, - дип, бер-ике минут сөйләмичә торып, хәл җыеп ала иде дә: “Карале, тагын менә мондый хәл булган иде бит”, - дип дәвам итә иде.
Якын итә иде дип әйтә алам. Икенче улым туганын әйткәч, биш минутта килеп җиткән иде. Хәния апа кергәч, табиблар йөгерешә башлаган иде. Ул үзен зур кешегә санаганын хәтерләмим. Әгәр дә аның белән бергә эшләмәсәм, аның гади булуына ышанмас идем.
Хәния апа танылган җырчы иде, аны урысы да, татары да, чувашы да белә. Ә ул гади кеше булып кала белде. Аның белән темаларның барысына да сөйләшеп була иде”, - ди Илнур.
. Ул үзе дә бик оста гармунда уйный иде. “Дөрес уйнамыйсың, якташ, менә шулай уйнарга кирәк”, - дип өйрәтә иде.
Ул ачык кеше булды. Әгәр дә аны чәйнәсәләр: “Чәйнәгәннәр чәйнәсеннәр, оныта гына күрмәсеннәр”, - дия иде.
Без өйләнгән булгач, кызлар белән аралашырга рөхсәт итми иде. “Гаиләне бозасы түгел, егетләр. Минем йөзгә кызыллык китереп йөри күрмәгез”, - дип, йодрык белән сугып, ачулана иде безне”, - дип искә алган баянчы.
Илнур хәзер Рифат Зарипов белән эшли. “Хәния апа үлгәч, сәхнәдән китәргә уйлаган идем. Алга таба кайда эшләргә белмәдем. Татар эстрадасында Хәния ападан да зуррак артистлар юк иде, шуңа күрә Хәния апа минем өчен иҗатымның түшәме иде"
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/kh-niyane-garmunchysy-dig-n-dany-bar/
Читайте нас: