Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 август 2019, 01:50

Уфада дүртенче «Көмеш Акбузат» Халыкара кинофестивале башланды

Мөхтәрәм кунаклар, жюри һәм “Көмеш Акбузат”та катнашучылар фотокамералар яктыртуы астында кызыл келәмнән уздылар.

Иртән үк “Родина” кинотеатрында дөнья кинокартиналары күрсәтелә башлады, алар арасында премьералар бар.
Кинофестивальне тантаналы ачу алдыннан мөхтәрәм кунаклар, жюри һәм “Көмеш Акбузат”та катнашучылар фотокамералар яктыртуы астында кызыл келәмнән уздылар. Шулай итеп, башкала халкы һәм кунаклары танылган кино эшлеклеләрен якыннан күрә алды.
Хөрмәтле кунаклар – танылган кинорежиссер, сценарист, продюсер Кшиштоф Занусси (Польша), продюсер Бәйрәм Бәйрәммөхәммәтов (Төркия), Русия Кинематографиячеләре берлеге рәисенең беренче урынбасары Николай Бородачев, Санкт-Петербург Дәүләт кино һәм телевидение институтының киновидеоаппаратура кафедрасы профессоры Галина Тихомирова, «Татаркино» директоры, продюсер, сценарист Миләүшә Айтуганова, кинорежиссер, сценарист, актер һәм кинооператор Ходжакули Нарлиев ( (Төркмәнстан), театр һәм кино актрисасы, сценарист, СССРның халык артисты Мая-Гүзәл Аймедова (Төркмәнстан), танылган продюсер, актер Асенов Арман Турсун улу (Казахстан), сценарист, кинорежиссер Акманов Айдар Алмас улы (Мәскәү), театр һәм балет актрисасы Сюзан Мери (Испания), театр һәм кино актрисасы, сценарист, язучы Татьяна Бронзова (Мәскәү), танылган кино тәнкыйтьчесе, киновед Толомушова Гөлбара Байыш кызы (Кыргызстан), продюсер Бабалова Екатерина Михайловна, танылган совет һәм кино актеры, Русиянең халык артисты Борис Щербаков (Мәскәү), Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский, Русия Федерациясенең атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Анастасия Макеева, “Великолепный век” сериалы йолдызы Селим Бәйрактар (Төркия).
Тантананы Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы Римма Каһарманова алып бардылар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/k-mesh-akbuzat-z-eshen-bashlady/
Читайте нас: