Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 август 2019, 00:02

Тел грантларына өстәмә конкурс игълан ителде

Башкортостан Республикасының Мәдәният министрлыгы Башкортостан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортостан Республикасы халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларга ярдәм итү өчен Башкортостан Республикасы Башлыгы грантларын алуга өстәмә конкурс игълан итте. Гомум суммасы — 2 594 010,00 сум. Проектларны гамәлгә ашыру 2019 елга билгеләнгән.
Башҡортостан Республикасы Башлыгы грантларына мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендә республиканың дәүләт һәм аның халыклары телләрен, шулай ук төбәктән читтә башкорт телен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып барган коммерция булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр өмет итә ала.
Конкурста ҡатнашуга гаризалар 2 сентябрьдән 16-сына кадәр Башкортостан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә иртәнге сәгать 10-нан кичке 5-кә кадәр кабул ителә. Адресы: Уфа шәһәре, Революция урамы, 18, 12 бүлмә.
Грантлар тапшыру тәртибе, гариза формасы һәм кирәкле документлар исемлеге — республика Мәдәният министрлыгы сайтының Гранттар бүлегендә.
http://www.bashinform.ru/news/1346596-obyavlen-dopolnitelnyy-konkurs-na-yazykovye-granty-glavy-bashkirii-na-2-5-mln-rubley/
Читайте нас: