Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 ноябрь 2019, 11:26

Мәдәният сараенда “Син иң яхшы” шоуы үтте

Анда район үзәгенең талантлы балалары катнашты.

Барыбыз да бу дөньяга төрле сәләтләр белән килә. Һәр балаларда ул тагын да күбрәк. Аны вакытында күреп үстерә белү кирәк. Без моңамәдәният сараенда үткән“Син иң яхшы” шоуын карагач тагын бер инандык. Биредә бернинди жюри да, билгеләүче дә булмады. Һәр катнашучы үзенең лаеклы медален һәм татлы бүләген алды. Программаны Самира Аязгулова ачты. Ул гимнастик күнегүләре белән үзенең сыгылмалылыгын һәм нәзәкәтлелеген күрсәтте. Динә Исәнгулова кечкенә булуына карамастан зур күләмле әсәрне яттан сөйләде. Данэлия Әхмәтова белән Дина Борисова - сурәт төшерү осталары. Дамир Әхмәтов өч урынлы саннарны күңелдә кушып алып үзенең математикадан искиткеч сәләтен күрсәтте. 7 яшьлек София Адеянова рус сүзләрен инглиз теленә тәрҗемә итте. Анна Волик буш вакытларында топиарийдан букетлар, йоннан,тукымадан матур картиналар эшли. Б.Гайсин исемендәге музыкамәктәбе тәрбияләнүчесе Руслан Аманов тамашачыларны монлы тавышы белән таң.калдырды. Илнур Галимов ”Йолдызлы күк һәм телескоп” дип исемләнгән фәнни эшен тәкъдим итте.
“Киндервиль” балалар клубы җитәкчесе Гульназ Адеянова ктнашучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырды. Балалар барысы да сәләтле тик аларны үстерергә тиешле шартлар тудырырга,аларга ярдәм итәргә тиешбез. Киләсе елда Син иң яхшы” шоуында катнашучылар күбрәк булыр дип ышанабыз.
Читайте нас: