Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 апрель 2020, 13:40

Милли костюм көне онлайн форматта үтә

Бүген, 17 апрельдә, республикада Башкортстан халыкларының милли костюмы көне билгеләп үтеләчәк. Беренче тапкыр бәйрәм онлайн форматта уза.

Республикада яшәүчеләр өчен осталык дәресләре, видеолекцияләр, күргәзмәләр, презентацияләр һәм милли кием аутентикасы белән бәйле дәресләр уза. Алар барысы да Youtubeтагы Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты плейлистында урнаштырылачак. Менә аларның кайберләре:
- Мәктәп укучылары өчен Башкортстан тарихы мәдәнияте һәм дөнья мәдәнияте буенча республика халыкларының милли киемнәре турында ачык онлайн-дәресләр;
- башкорт һәм рус милли костюмы элементларын ясау буенча онлайн- осталык дәресләр сериясе;
- Башкортстан Республикасы Милли музее заллары буенча виртуаль милли костюмнар күргәзмәсе.
- „Мин милли костюмда“ бию флешмобы.
Сүз уңаеннан, без-нең район мәдәният хезмәткәрләре „Милли костюмнардагы фото“ дигән республика флешмобында актив катнаштылар. Алар үз фоторәсемнәрен #мойнациональныйкостюм #милликостюм# культурабашкирии #народыбашкирии #нацкостюмэтомодно хештэгы белән Vkontakte һәм Instagram социаль челтәрләрендә урнаштырдылар. Теләгән авыргазылылар аларның үрнәгенә иярә һәм Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортының рәсми аккаунтларында (Vkontakte, Facebook һәм Instagram) үзләренең эшләрен күрә ала.
Читайте нас: