Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 август 2020, 16:53

"Торатау геопаркы" сәяхәтчеләрне көтә!

Июль ахырыннан «Торатау» геопаркы дирекциясе республика Мәгариф министрлыгы белән берлектә һәм Малтабарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Башкортстан районнары укучылары өчен экскурсияләр үткәрә

Маршрутлар «Торатау» геопаркының төп истәлекле урыннары территориясендә уза. Аларга Стәрлебаш, Әлшәй, Федоровка һәм башка районнардан 300гә якын кунак килгән дә инде.
Чара барышында укучылар Мәләвез районы Воскресенское тарихи биләмәсе, Красноусол минераль чыганаклары, Торатау шиханы, «Усолка» геологик җирлеге белән таныша. Шулай ук экскурсия маршрутларының берсе Ишембай районының Көзән авылында урнашкан Әхмәт-Зәки Вәлиди музеена да баруны үз эченә ала.
«Торатау» геопаркының генеральный директоры Айнур Саманов белдерүенчә, «Әлеге экскурсияләр безнең районнар, авылларыбыз һәм шәһәрләребез укучылары «Торатау» геопаркы территориясе, табигать объектлары белән таныша алсыннар өчен оештырылган. Торатау биеклегенә күтәрелү укучыларда аеруча зур куаныч тудыра. Барлык экскурсияләр геогидлар тарафыннан үткәрелә, алар бу урыннарның мәдәнияте һәм тарихы, табигать объектлары турында сөйли. Яшь кунаклар милли табигать байлыгына сакчыл карашның мөһимлеге турында беләчәкләр".
Укучыларны маршрутларда урындагы халык арасыннан «Торатау» геогидлары озата бара. Урман-Башкадак авылы укытучылары Зөһрә Искәндәрова һәм Илвира Захарова дистәләгән риваятьләр белә һәм аларны кызыклы итеп сөйлиләр дә. «Һәрвакыт туган авыл тарихы, Торатау тирәсендәге топонимик атамалар белән кызыксындык. Белемнәрне яшь буынга тапшыруыбызга бик шатбыз" - ди "Торатау" геопаркы гидлары.
Красноусол минераль чыганаклары белән кунакларны Айрат Миңнебаев таныштыра. Ул авыл, Изге Ана Табын иконасы барлыкка килү тарихы турында сөйли, Русиядә беренче «Алтын кадак» – «Усолка» геологик җирлеге белән таныштыра.
Воскресенское авылы «Торатау» геопаркының көньяк өлешендә урнашкан. Биредә балалар 18нче гасырдагы борынгы тау заводы тарихына чумалар, риваятьләр һәм мифлар тыңлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел Воскресенское авылына тарихи җирлек статусы бирелде.
Шулай ук яшь кунаклар гид Наталья Смирнова белән бергә Карлейс йортына, земство хастаханәсенә, сәүдәгәрләр һәм руханилар йортына, туган якны өйрәнү музеена, картиналар галереясына, алпавыт Пашковларның борынгы утарына, кайчандыр Емельян Пугачев та булган ярымҗимерек җир асты йөрешле чиркәүгә баралар.
Экскурсия маршрутларын оештыру һәм катнашу мәсьәләләре буенча электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: [email protected] к
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Toratau-geoparki-s-yah-tchel-rne-k-t-430941/
Читайте нас: