Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 сентябрь 2020, 17:45

“Нур”да тагын үзгәреш!

Азат Җиһаншин баш режиссер итеп тәгаенләнде

Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты, 2014 елдан М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры директоры булган Азат Нәдир улы Җиһаншин Уфа “Нур”татар дәүләт театрының баш режиссеры итеп тәгаенләнде.
1 сентябрьдә аны коллективның гомум җыелышында тәкъдим иттеләр.
Танылган театр һәм кино актеры, режиссер, “Акйондоз” популяр төркеменең элекке солисты, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин яңа коллективта эш башлады.
Җиһаншин Азат Нәдир улы 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын һәм Е. Вахтангов исемендәге дәүләт театры каршындагы Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган.
1995 елдан - Башкортстан Милли яшьләр театры актеры. 1998 елдан - Башкорт дәүләт академия драма театры артисты.2008 елдан башлап Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында режиссер-куючы булып эшли. 2009 елдан - баш режиссер, 2012 елдан театрның сәнгать җитәкчесе була.
Бу яңалыкларга кагылышлы Уфа “Нур”татар дәүләт театры директоры Фирзәт Фәрит улы Габидуллин болай диде:
“Үзгәрешләр буласы билгеле, көтелгән эш иде. Элекке баш режиссер – Байрас Ибраһимовның хезмәт контракты тәмамлану сәбәпле, ул эштән китте.
Азат Нәдир улы татар театрын күтәрергә дип килде. Сәнгатьнең милләте юк, Азат Нәдир улы белән шул максатта матур эшләрбез дип өметләнәбез. Инде бер әсәр буенча эшкә тотындык та ”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/Nur-da-tagin-zg-resh-437369/
Читайте нас: