Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 сентябрь 2020, 13:15

Таныш булыгыз, яңа китап!

Халит Фәхретдинов Әйтер сүзем: Шигырьләр, җырлар. – Казан: «Печать-сервис ХХI век”, 2020, 100 бит.

Авыргазы районы Әпсәләм авылында туып үсеп,Талбазыда мәдәният өлкәсендә хезмәт салган, үкенечкә каршы, якты дөньядан иртә киткән Халит Хәмит улы Фәхретдиновның шигырьләре hәм җырлары тупланды әлеге китапта. Ифрат тормышчан, күңел түреннән чыккан шигьри юлларда – авторның кешеләргә, киләчәккә әйтеп калдырган сүзләре, яшәеш, заманыбыз, ил-Ватаныбыз, милләтебез хакында уйлану - кичерешләре.

Халит Фәхретдиновның шигырьләре «Ватан юлы» район гәзитендә даими дөнья күрә, аннан республика «Кызыл таң» гәзите битләрендә урын ала. Шигърият сөючеләр бүген зур бүләк алды: Халитнең тормыш иптәше Римма Габидулла кызы шагыйрьнең яңа гына басылып чыккан «Әйтер сүзем» шигъри җыентыгын китапханәгә бүләк итте. Әлеге басма Римма ханымның көче һәм тырышлыгы белән дөнья күрде.
Шигърият сөючеләр китап белән район китапханәсенең уку залында таныша ала, китап туе октябрь аена планлаштырыла.
Читайте нас: