Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 декабрь 2020, 18:41

Киләсе ел Башкорт тарихы елы булырмы?

Бөтендөнья башкорт корылтае республикада 2021 елны Башкорт тарихы елы дип игълан итү башлангычы белән чыкты.

Бу хакта оешманың киңәйтелгән утырышында башкорт халкының тарихы һәм үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Азат Ярмуллин хәбәр итте. Тәкъдим Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел Бөтендөнья башкорт корылтае башлангычы белән республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Башкорт теле елы дип игълан ителгән иде.
Комиссия шулай ук Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгына һәм академик, тарих фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры, Бөтендөнья башкорт корылтаеның беренче рәисе Нияз Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга "Уфа-II шәһәрлеге" музей комплексы ачылышын оештырырга тәкъдим итте.
Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты комиссияләре рәисләре киңәйтелгән утырышта 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләсе елга планнар белән таныштырды.
Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия рәисе, "Башкортостан" дәүләт телерадиоканалы директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева да коллегаларыннан тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары фикеренчә, кадрлар әзерләү юнәлеше буенча кыска вакытлы, шул исәптән "Журналистика һәм мәгълүмат" грантлы белем бирү программалары, заманча шартларны һәм стандартларны исәпкә алып, киңкүләм мәгълүмат чараларының яшь хезмәткәрләре өчен грант программасын булдырырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, бу башлангыч инде хупланды - башкорт телен саклау һәм үстерү фонды Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) белән берлектә масс-медиа һәм социаль челтәрләрдә башкорт халкының телен, мәдәниятен, тарихын һәм заманын популярлаштыруга юнәлтелгән проектларга грант ярдәме күрсәтүгә конкурс игълан итте.
Комиссия рәисе урынбасары, танылган кинорежиссер Булат Йосыпов башкорт телендәге кинофильмнар дәүләт тарафыннан тулысынча финансланырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында Башкортстан Республикасы Башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев һәм министрлыклар вәкилләре катнашты.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: