Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 декабрь 2020, 21:30

Нефтекама кызы Яна Габбасова “Голос” шоуының ярымфиналына чыкты.

Башкортстан халкы җырчы кыз өчен тавыш бирүдә актив катнашты.

Нефтекама шәһәреннән 17 яшьлек Яна Габбасова Беренче каналда “Голос” шоуының 9нчы сезонының ярымфиналына чыкты. Башкортстан халкы җырчы кыз өчен җан атты һәм тавыш бирүдә актив катнашты. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да социаль челтәрләрдә тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Тамашачыларның СМС-тавыш бирү нәтиҗәләре һәм остазларның ярдәме белән ярымфиналга Валерий Сюткин командасыннан — Олег Аккоратов һәм Сурен Платонов; Бастадан — Елизавета Пурис һәм Василий Пасечник; Полина Гагарина командасыннан — Яна Габбасова һәм Кирилл Суслов, Шнуров командасыннан — Мария Русакова һәм Дмитрий Венгеров үтте. Проектта сигез вокалчы калды һәм аларны ярымфиналда җиңел булмаган көрәш көтә.
Яна “Не для тебя” җырын башкарды. Полина Гагарина чыгыш алдыннан кыздан “күңел киңлеген” ачып җырлавын сорады. Булдырдың, Яна! Афәрин!
Фото:bashinform.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Sinatma-Yana-599132/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: