Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 декабрь 2020, 13:56

Элвин Грейны судка биргәннәр

Аның концертында Соvid-19 буенча кагыйдәләр үтәлмәве ачыкланган.

Популяр җырчы концертында тамашачылар битлек кимәгән, социаль дистанция сакламаган. Санитар таләпләргә карамастан, оештыручылар тамашачыларның бары тик утыра торган урыннарда гына булуын тәэмин итмәгән.
Ведомство хәбәр иткәнчә, «Пирамида» залында тамашачылар метр ярымлык социаль дистанция сакласын өчен төхник мөмкинлекләр юк. Биредә креслолар бер-берсеннән сигнал тамгалары белән аерылмаган, сәхнә белән тамашачылар утыра торган рәтләр арасыннан узуны һәм анда кешеләр күпләп җыелуны чикли торган саклагыч конструкцияләр дә юк.
«Роспотребнадзор белгечләре концертны оештыручыга — «Музыкальный лейбл «Элвин Грей» концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде», — дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте.
Концертны оештыручыга карата эш материаллары 14 декабрьдә судка тапшырылган. «Пирамида» үзәгенә карата эш закон буенча билгеләнгән вакыт эчендә каралачак, диелә бу хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/social/19-12-2020/kazandagy-kontserttan-so-elvin-greyny-sudka-birg-nn-r-5793832
Читайте нас: