Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 гыйнвар 2021, 21:58

ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ ТЕРРИТОРИЯСЕ " КЛУБЫ АВЫРГАЗЫЛЫЛАРНЫ БӘЙРӘМГӘ ҖЫЙДЫ

.


Коронавирус белән килеп туган хәлгә карамастан, тормыш бер урында гына тормый.
Авыргазы район мәдәният сараенда "Хатын-кыз бәхете территориясе" клубында катнашучылар өчен Яңа ел ритмнарында" дигән бәйрәм чарасы узды.
Очрашуны клуб җитәкчесе Зинаида Дегтярева ачты. Ул Башкортстан Башлыгы Указы белән расланган "Башкорт озын гомерлелек" программасы турында сөйләде. Чара барышында кунаклар төрле илләрдә Яңа елны каршылау традицияләре турында белделәр, күңелле викториналарда, кызыклы уеннарда катнаштылар. Мәдәният сарае хезмәткәрләре кичәне музыкаль номерлар белән баеттылар. Алар хәзер күпләргә җитмәгән җылылык һәм уңайлылык атмосферасын булдырдылар.
Традиция буенча кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде.
Мәдәният сарае сайтыннан
Читайте нас: