Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 гыйнвар 2021, 19:21

Башкортстанның халык артисты Риза Мәһәдиев вафат булды...

.


Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате авыр югалту кичерде: каты авырудан соң Башкортстанның халык артисты, моңлы җырчы һәм соклангыч шәхес Риза Мәһәдиев вакытсыз арабыздан китте. Аңа нибары 48 яшь иде.

Риза Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Ишембай районының Ибрай авылында доньяга килгән. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлагач, Салават дәүләт башкорт драма театрына эшкә килә һәм бүгенгә тиклем шунда иҗат итә. Ул үзен бар яклап талантлы актер итеп таныта, халык һәм эстрада җырларын бик моңлы башкара. "Актер җыры-1994" конкурсында дипломант, "Дуслык җыры-2002" җыр бәйгесендә лауреат була.
Талантлы артист 30дан артык образ тудыра, ул башкарган төрле ампуадагы геройлар үзләренең үзенчәлекле булуы белән тамашачы күңелендә мәңге калачак. Риза Мәһәдиев уйнаган рольләрдән бигрәк тә Мостай Кәримнең "Салават" трагедиясендә Петр, М. Фәйзинең "Галиябану"ында - Хәлил, Н. Гәетбаевның "Үз хатыныма өйләнәм!" комедиясендә майор Сайранов образлары аерылып тора.
2003 елда ул Башкортстанның атказанган артисты һәм 2010 елда Башкортстанның халык артисты исемнәренә лаек була.
Талантлы актер, моңлы җырчы һәм соклангыч шәхес Риза Мәһәдиевның җырлары һәм уйнаган образлары халык күңелендә мәңге сакланыр. Артистның гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык, түземлек телибез. Бәхил бул, талантлы милләттәшебез...
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/-bi-t-m-m-ni-t/Bash-ortostandi-hali-artisi-Riza-M--iev-vafat-buldi-63
Фото актерның "Бәйләнештә"ге сәхифәсеннән.
Читайте нас: