Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 гыйнвар 2021, 16:34

Вәсиләсез биш ел...

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә бүген биш ел.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә бүген биш ел. Вәсиләнең вакытсыз китүе әле дә йөрәкне әрнетеп тора. Гаиләсе өчен генә түгел, татар һәм башкорт халкы өчен зур югалту.
Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында 36 яшендә, бала тапканнан соң өзлегүдән вафат булды. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.
Вәсиләнең кабатланмас моңлы тавышы, ихлас йөзе һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланачак. Урыны оҗмах түрләрендә булсын...
Фото: lichnaya-zhizn.ru

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/nig-yazmysh-shundyy-kyrys-vsilsez-bish-el
Читайте нас: