Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 гыйнвар 2021, 21:42

Уфада - рэп-фестиваль

Баш каладагы "Уфа-Арена" алдындагы мәйданчыкта үтә торган республика"Яшьлек Fest" рэп-фестивалендә яшь башкаручылар катнаша.

Баш каладагы "Уфа-Арена" алдындагы мәйданчыкта үтә торган республика"Яшьлек Fest" рэп-фестивалендә яшь башкаручылар катнаша. Концертта катнашучылар чыгышын жюри әгъзалары бәяли. Алар арасында Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан һәм башка калалардан билгеле диджейлар, радио тапшыруларын алып баручылар, рэп-башкаручылар бар. Фестивалдә җиңгән биш башкаручыга акчалата бүләк тапшырылачак. Моннан тыш, алар быел Уфада үтәчәк "Яңа Атлант-2" фестивалендә билгеле сәхнә "йолдыз"лары белән чыгу мөмкинлегенә ия булачак. Былтыр Моргенштерн, Thomas Mraz, Face һәм башкалар чыгыш ясаган. Чара кичке сәгать 9 га кадәр барачак. Конкурстан соң программа буенча илдәге алдынгы клубларның билгеле диджейлары чыгыш ясаячак.
. Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: