Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 март 2021, 17:27

Салават Башкорт драма театрында яңа җитәкче

.

Мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина Салават Башкорт драма театры коллективына директор вазыйфасын башкаручы Айбулат Кутушевны тәкъдим итте.
Кутушев Айбулат Миннегали улы 1973 елның 21 сентябрендә Ишембай районында туган. З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтының актерлык бүлеген тәмамлаган (1997). Хезмәт юлын А. Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт Башкорт драма театрында актер буларак башлый (1997-2012). 2012-2014 елларда - Ишембай мәдәният сарае директоры. 2014-2015 елларда Ишембай шәһәренең мәдәният бүлеге мөдире. 2015 елдан Сибай шәһәренең концерт һәм театр берләшмәсе директоры булып эшли. Башкортстан Республикасының атказанган артисты.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/Teatrda-ya-a-it-k
Фото: Башинформ
Читайте нас: