Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 март 2021, 11:35

Әнвәр Нургалиевка - мәртәбәле исем!

.

Әнвәр Нургалиевка мәртәбәле исем бирелде!
"Хисләремне ничек тыярга да белмим!"
"Дуслар, хис-кичерешләремне яза да алмыйм, дулкынланам. Бүген миңа да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән күрешү насыйп булды. Алай гына да түгел, ул миңа "Башкортстанның халык артисты" исемен бирде.
Мин - көтүче Мәрвәр улына бу исемне алу - зур сөенеч! Миңа һәрвакыт ышаныч биргән әти-әниемә, тормыш иптәшемә, дусларыма, якыннарыма һәм хәтта дошманнарыма рәхмәтлемен!" - дигән ул үзенең Инстаграм битендә.
Шунда ук җырчының сәнгатенә гашыйк булучылар аңа изге теләкләрен юллый да башлады.
Без дә бу теләкләргә кушылабыз! Син, чыннан да, бу исемгә лаек, Әнвәр!
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/nv-r-Nurgalievka-m-rt-
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: