Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 декабрь 2018, 14:44

Артист та, режиссер да, оператор да...

Талбазы мәктәбе укытучысы республика конкурсында җиңде.

Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында «Электрон белем бирү чаралары кулланылган иң яхшы дәрес» дистанцион конкурсы үтте.


Анда бөтен республикадан 170 укытучы, ә безнең методик берләшмәдән Талбазы авылының 3нче мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Фәнзил Габитов катнашты.


- Йомгаклау таблицасындагы исемлектә үземнең фамилиямне күреп нык шатландым. Барысы да укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Гүзәл Бикбаеваның видеодәресләр конкурсында катнашырга тәкъдим итүеннән башланды. Мин шундук риза булып, ул конкурсның положениесен игътибар белән укып чыктым. Видеоязмада заманча дәреснең төрле этапларындагы эшчәнлек төрләрен генә түгел, электрон укыту чаралары белән эшләү осталыгын да күрсәттем, - дип сөйли Фәнзил Рәмил улы.


Конкурс ике турда - алдан сайлап алу һәм төп этап - үтте. Төп этапка эләгү өчен актер осталыгын, язманы тавышлыга әйләндерү оригинальлеген, режиссура, оператор сәнгате һәм дәресне җиһазлауны күрсәтү таләп ителде. Үз дәресен анализлаганда укытучы, сыйныфның психология-педагогика характеристикасын төзеп, бүлмәнең белем бирү мохитен күрсәтә алды. Химиядән баллар суммасы буенча ул җиңүче булды.
З.МУЛЛАГУЛОВА, мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: